Тапшыруыбызны чыгарылыш сыйныф укучылары өчен актуаль мәгълүматлардан башлыйбыз. Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүнең төп чоры тәмамланды, хәзер резерв вакыт уза. 20 июньдә Татарстан Республикасында рәсми рәвештә һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү кампаниясе башланды. Шул ук вакытта җәй көне акча эшләп алырга теләүчеләр дә аз түгел, тапшыруыбызда файдалы мәгълүмат ишетә алырсыз.
Бу көннәрдә республикабызда «Татар кызы-2026» конкурсының республика этабы узды. Иртәгә аның финалы Әлмәтнең «Нефтяник» мәдәният йортында узачак. Катнашучылар өчен бу конкурсларның әһәмияте нинди соң?










